news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Чүпрәле, Апас һәм Кайбычта урып-җыю эшләре барышы белән танышты

«Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уңышны кыска срокларда сыйфатлы җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов Чүпрәле, Апас һәм Кайбычта урып-җыю эшләре барышы белән танышты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы белән танышу максатыннан республиканың Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кырларны караганнан соң, Марат Әхмәтов һәр район башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре сорауларына җавап бирде.

Район башлыклары кыр эшләренең барышы турында сөйләделәр. Чүпрәле районында урып-җыю мәйданы 34,2 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 4,16 мең га суктырылган, бу барлык мәйданнарның 12,2 процентын тәшкил итә. 11,2 мең тонна ашлык җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш - 26,9 ц/га.

Апас районында уртача уңыш – 34,6 ц/га. Монда 27,3 мең га мәйданнан уңышны җыеп аласы бар. Бүгенгә 5,99 мең га суктырылган, бу барлык мәйданнарның 21,9 процентын тәшкил итә. 11,2 мең тонна ашлык суктырылган.

Бүген тикшерелгән районнар арасында җыелган мәйданнарның иң зур проценты Кайбыч районында - 26 процент. Барлыгы 20 мең га мәйданнан уңышны җыеп алырга кирәк. Бүгенгә 5,20 мең га мәйданда игенне суктырганнар. 15 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш 28,8 ц/га тәшкил итә.

Марат Әхмәтов фикеренчә, бүген районнарда урып-җыю кампаниясен уздыруга зур игътибар бирергә кирәк. «Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уңышны кыска срокларда сыйфатлы җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов. - Һава торышы да гел яхшы тормый. Беренче мөмкинлек булу белән басуларга чыгарга кирәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланыгыз».

Марат Әхмәтов җирле халык белән проблемалар турында фикер алышты һәм сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100