news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов чүп үләннәре белән көрәшнең мөһимлеген искә төшерде

Авыл хуҗалыгы министры Татарстан кырларының торышын “гомумән алганда начар түгел” дип бәяләде.

Марат Әхмәтов чүп үләннәре белән көрәшнең мөһимлеген искә төшерде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан аграрийларына яфракларны тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы көрәшнең мөһимлеген искәртте. Бу хакта ул традицион республика киңәшмәсендә әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Марат Әхмәтов үз чыгышында шушы көннәрдә Татарстан буенча чәчүлекләрне кабул итү узуын әйтте. “Гомумән алганда басуларның торышы начар түгел, ләкин аларның потенциалын саклау өчен предметлы эшләү кирәк”, - диде ул.

Шул сәбәпле министр бу чорда чүп үләннәренә каршы көрәштә иртә чәчелә торган сабан культураларының аеруча нәзберек булуын да искәртте.

Моннан тыш, ул республикадагы күп кенә районнарның саклау эшләре белән яфракларны тукландыруны (үсемлек яфракларына сыек ашламалар сиптерү – Т-и искәрмәсе) берләштереп башкаруларын да әйтте. “Бу нәтиҗәле һәм алар массакүләм булырга тиеш”, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов чәчүлекләрне актив саклау чоры башлануын искәртте. Шул сәбәпле ул үсемлекләргә сиптерү өчен Татарстандагы хуҗалыкларда стационар эремә ясау үзәкләре булдыру мөһимлеген белдерде.

Киңәшмә республиканың Хөкүмәт Йортында барлык районнар белән видеоконференция режимында республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100