news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов өч ел эчендә Татарстанда мөгезле эре терлек лейкозыннан арынырга чакырды

Республикада соңгы дүрт елда авырган терлекләр санын 10 проценттан артык киметүгә ирешелгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов өч ел дәвамында мөгезле эре терлек лейкозыннан тулысынча котылырга өндәде. Бу хакта Татарстан вице-премьеры бүген Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында белдерде.

«Тагын да катгыйрак бурыч куярга кирәк: өч ел дәвамында мөгезле эре терлек лейкозыннан тулысынча арынырга кирәк. Бу авырудан аклану юк. Ни өчен халыкта сыерлар лейкоз белән авырый – бу сорауга да җавап эзләргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мөгезле эре терлек лейкозы республика терлекчелеге өчен җитди проблема булып кала, дип килеште. «Татарстан терлекчелеге – сөтчелек юнәлешендә. Бездә миллион баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуңа күрә лейкоздан котылу мәсьәләсе турыдан – туры продукциянең сыйфатына, аның сөт базарындагы ихтыяҗына бәйле», - дип искәртте ул.

Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада лейкоз белән зарарлану 11 процентны тәшкил итә. Ул соңгы дүрт елда 10 проценттан артыграк киметелүгә ирешелгәнлеген билгеләп үтте. «Әмма нәтиҗәләр белән без әлегә канәгать түгел, – диде ул. – Барлык районнар да бу проблемага бертөрле карамыйлар. Мәсәлән, Нурлат, Кама Тамагы һәм Бөгелмә районнарында инфекцияле терлекләрнең баш саны тиешсез дәрәҗәдән узмаган».

Хисаметдинов шулай ук соңгы елларда авырган терлекләр санын киметү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән районнарны да атады. Әйтик, Түбән Кама, Тукай һәм Теләче районнары инфекциялелекне 1, Биектау – 3, Сарман – 0,5 процентка кадәр киметкән. «Шул ук вакытта хуҗалыклар терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймады», - дип билгеләп үтте ул.

Аның фикеренчә, лейкоз белән зарарланган терлекләрнең 11 процент булуы республика өчен артык күп. «Дүрт ел эчендә без авырган терлекләр санын 10 процентка киметә алдык,минемчә, бу әле иң яхшы нәтиҗә түгел. Лейкоз булмау безнең район ветеринария берләшмәләре, аларның җитәкчеләре эшенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булырга тиеш», - дип белдерде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100