news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов чәчүне 15 майга тәгәлләү бурычын куйды

Узган еллардан аермалы буларак барлык 3,2 миллион гектар чәчүлек җире кыр эшләренә әзер.

(Казан, 22 апрель, "Татар-инфо). Татарстанда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 215 мең гектарда башкарылган, бу гомуми мәйданның 20 процентын тәшкил итә. Агымдагы һава торышы кыр эшләрен күләмле итеп алып барырга мөмкинлек бирми. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсенә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Видеоконференция элемтә режимында үткән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, карлы кыш һәм апрельдәге уртача температура туфракта эрегән суны тупларга ярдәм иткән. Хәзер төп бурыч – дымны максималь рәвештә саклап, аны уңыш алуга юнәлдерү.

«Быелгы яз үзенчәлекле. Узган еллардан аермалы буларак барлык 3,2 миллион гектар чәчүлек җире инде бүген үк кыр эшләренә әзер, – диде министр. – Шуңа күрә без төп чәчү эшен – 10 майга, ә соңрак чәчелә торган культураларны 15 майга тәмамлау бурычын куябыз».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100