news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Чәчүлекләрне саклау буенча актив эш чоры җитте

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республика аграрийларын үсемлекләрне яклау эшен активлаштырырга өндәде.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Үсемлекләрне саклау буенча киң күләмле эш чоры җитте, һәм ул уңышны формалаштыру буенча операцияләрне вакытында һәм сыйфатлы башкаруга юнәлдерелергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ике ай ярымнан уҗым чәчү вакыты җитә. Ул ассызыклаганча, уҗымнар уңышы сидератларга бәйле. Быел сидераль пар файдаланган кырларда бер гектар уҗым да үлмәде. Сидератлар чәчелмәгән кырлар чиста калырга тиеш. Бүгенге көнгә республикада парга чәчелгән кырлар 330 мең гектар, чиста кырлар - 267 мең гектар.

Күпьеллык үләннәр мәйданы - 490 мең гектар. Печән һәм сенаж 470 мең гектар тәшкил итә. “Аларны җыю эшләрен азыкның туклыклыгы иң күп чакта ике атнада башкарырга кирәк. Һава торышы бик әйбәт була дип фаразлана һәм шуны дөрес файдаланырга кирәк”, - диде Марат Әхмәтов.

Хәзер үләннәрне саклау чараларын үткәрү вакыты җитте. 290 мең чәчүлекләрдә коркычлардан саклау эшләрен башкарырга кирәк, 206 мең гектарда - авырулардан, 734 мең гектарда – чүпкә каршы.

Бүгенге көнгә Татарстанда 80 гә якын эремәләр үзәкләре бар һәм күпчелек районнарда төзү эшләре дәвам итә. Әмма әлегә кадәр 17 районда бер генә дә эремәләр ясау үзәкләре юк. “Су сыйфаты аркасында гына 1 млрд сумга кадәр югалтулар булырга мөмкин. Бу җилгә акча очырган кебек була. Шуңа күрә бу эшкә район башлыкларына да кушылырга өндибез”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100