news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов чәчүлек биләмәләре яхшы хәлдә булуын белдерде

Шулай да, министр әйтүенчә, узган елга караганда, дым запасы азрак.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2017 ел уңышына уҗым культуралары 586 мең гектар мәйданда чәчелгән. Хәзерге вакытта чәчүлек җирләре яхшы хәлдә, әмма, узган ел белән чагыштырганда, туфракның бер метр тирәнлек катламында дым запасы азрак тупланган. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге конференц-залында уза.

Марат Әхмәтов Татарстанда язгы кыр эшләренә 20 млрд. сумнан артык акча, шул исәптән минераль ашлмаларга 7,5 млрд. сум кирәк булуын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot