news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Чәчүдән соң мөһим эш – үсемлекләрне тиешенчә тукландыру

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада язгы культуралар 1,75 млн гектарда чәчелгән.

Марат Әхмәтов: Чәчүдән соң мөһим эш – үсемлекләрне тиешенчә тукландыру
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Республика аграрийлары төп сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр диярлек һәм хәзер чәчүлекләрне карау бик мөһим эш булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада язгы культуралар 1,75 млн гектарда чәчелгән, бу фаразланганның 99 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта фаразланган күрсәткечләрне үтәү өчен 21,2 мең гектарда кукуруз, 5,5 мең гектарда карабодай, берьеллык үлән – 5,0 мең гектарда, шулай ук бәрәңге – 1,4 мең гектарда, яшелчәләрне 300 гектарда чәчүне төгәлләргә кирәк.

Марат Әхмәтов хәзер чәчүлекләрне карау, сиптергечләрне кулланып минераль ашламалар һәм пестицидлар кертү, үсемлекләрне тукландыру – мөһим эш, диде. Министр хәбәр иткәнчә, узган елда үсемлекләрне яфрактан тукландыру 1,3 млн гектарда башкарылган, агымдагы елда игенчеләр алдында «амбицияле бурыч – 2018 ел күрсәткечен ике тапкыр арттыру» тора.

Бу безнең файдаланылмаган резерв, аны гамәлгә ашыру уңышның ким дигәндә 20-25 процентка артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы.

Аграр ведомство мәгълүматларына караганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары, сиптергечләрне кулланып, җәйге вегетация чорында чәчүлекләрдә 450 мең тоннадан артык су тота. Әмма суны алдан әзерлексез күп кенә чыганаклардан куллану файдасыз.

Аны кулланырга мөмкин, әлбәттә, «әмма препаратларның нәтиҗәлелеге 50 процентка кадәр кими, ә препаратларны ел саен әлеге сезонлы чараларга 3,5 млрд сумнан артык суммага сатып алабыз», - диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы аңлатып узганча, нәтиҗәлелекне мондый киметү сәбәпләре – кулланыла торган су температурасы, аның катылыгы һәм кислоталылыгы.

«Бу параметрларның барысы да төзәтелә, әмма моның өчен су һәм эшче эретмәләрне әзерләү үзәкләре кирәк», – дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыкларда мондыйүзәкләр төзүдә җитди эш бара. Бу эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чираттагы видеоконференциядә хәбәр итәргә планлаштыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100