Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Быел язгы сабан культуралары өчен һава шартлары кискен булды
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры республика киңәшмәсендә бөртеклеләрне урып-җыю сыйфатына игътибарны юнәлтте.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда һава шартлары язгы сабан культураларын формалаштыру өчен кискен булды. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Алексей Песошин уздырган традицион республика киңәшмәсендә вице-премьер – ТР Авыл хуҗалыгы һәм авзык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, җәй көне уртача еллык 163 мм явым-төшем урынына төбәкнең кайбер территорияләрендә 40 мм гына булган. Татарстанның Гидрометеорология үзәге республиканың 17 районында туфрак һәм атмосфера корылыгы билгеләгән. Әлеге күренеш башка районнарда да барлыкка килергә мөмкин.
Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрнең уңышлы кыш чыгуы өчен азык балансын исәпләргә һәм шуңа омтылырга кушты. Моннан тыш, ул бөртеклеләрне урып-җыю сыйфатына да игътибары юнәлтте.
Бөртекле культураларның бәяләренә килгәндә, Марат Әхмәтов аларны шактый яхшы, дип атады. Бер атна эчендә кайбер культураларның бер тоннасы өчен бәя 1 меңгә кадәр арткан. Ул бу бәяне Россиянең көньягындагы бәя дип атады, ләкин алар узган елгыга караганда югарырак. Министр бәяләрнең үсеше дәвам итәргә тиешлекне, шуңа күрә бөртеклеләрне сатарга ашыкмаска кирәклекне әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз