news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Быел агросәнәгать өлкәсендә уртача хезмәт хакы 23,2 мең сум тәшкил итә

Министрлык сайтында хезмәт өчен түләү буенча сорауларны кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны эшли, ди министр.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Республика агросәнәгать комплексында быелның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 23,2 мең сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча – 20,9 мең сум. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде, дип яза президент матбугат хезмәте.

Бу икътисад буенча уртача хезмәт хакының 66,4%ы, әмма үткән елга карата үсеш 14%.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Тулаем республика буенча игенгә, шикәр чөгендеренә, көнбагышка бәяләр авыл хуҗалыгы оешмаларының натураль күрсәткечләре үсешенең уңай темплары булганда икеләтә кимеде, сөт буенча бәяләр былтыргыга караганда 1,5 сумга ким, бу финанс нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясый, - диде Марат Әхмәтов. – Игенчелек буенча чыгымнар 24 млрд. сумга арткан килеш, реализацияләүдән табыш 3 млрд. сум көтелә, үткән елның шушы чорына карата 1,5 млрд. сумга ким».

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республика АСКда быелның 9 ае эчендә уртача хезмәт хакы 23,2 мең сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча – 20,9 мең сум (азык-төлек сәнәгатеннән гайре), бу икътисад буенча уртача хезмәт хакының 66,4%ы, әмма үткән елга карата үсеш 14%.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, тагын бер мисал – республика дәрәҗәсенә карата авыл тармагында уртача хезмәт хакы (31,4 мең сум). Тукай районында гына да хезмәт хакы дәрәҗәсе икътисад буенча уртачадан 11%ка артык. Шул ук вакытта Азнакай, Баулы, Чирмешән, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Әгерҗе районнарында авыл хуҗалыгында хезмәткәрләр республика дәрәҗәсеннән ике мәртәбә ким алалар.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, проблемалы хуҗалыклар эшенә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан башкарылган анализ хезмәт өчен түләүнең төп нокталарын ачыклады. Бу – исәпкә алу, хезмәт хакын үз вакытында түләү мәсьәләләре.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, министрлык сайтында хезмәт өчен түләү буенча сорауларны кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны эшли.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәт хакын мониторинглау өлешендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшен уңай бәяләде. Без уңышлы хуҗалыклар мисалында хезмәт хакының лаеклы булуын, шулай ук хуҗалыкларның матди-техник базасын яхшырту мөмкинлеген күрәбез, диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100