Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштырабыз
Бүгенге көнгә республикада якынча 2,7 млн тонна ашлык суктырылган.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Мин 5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дип фаразлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр соңгы ике атнада шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. “Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданны – арпа, 500 мең гектарга якын сабан бодаен – урып-җыясы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - диде ул.
Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясе башындагы аянычлы хәлләрне дә искә төшерде. “Яхшы һава торышы булса да, урып-җыюны авыр уздырганыгызны, игеннәрнең зур югалтулар белән өлгерүен, техника кырларга керә алмавын хәтерлисез. Кайбер районнарда тәүлегенә 80 мм явым-төшем булды һәм без шактый күләмдә ашлык югалттык”, - дип әйтте министр.
- Республикада урып-җыю эшләренә якынча 10 көнгә соңрак керешкәннәр. Хәзерге вакытта кырларда 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшли.
- Татарстанда 2018 елда, кукурузны исәпкә алмыйча, 3,7 млн тонна бөртекле культуралар җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз