Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Бер гектарга 60 кг минераль ашлама кертү бурычы үтәлер дип ышанам
Бүген бер гектар җиргә 50 кгнан артык күләмдә кертерлек ашлама тупланган.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бер гектар җиргә 60 кг минераль ашлама кертү бурычы куелган. “Бу планкага ирешербез дип уйлыйм”, - диде ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Бүген бер гектар җиргә 50 кгнан артык күләмдә кертерлек ашлама тупланган. Ашлама кертү дәвам итә. 2018 елда 47,5 кг тәэсирле матдә кертелгән. “Узган елда без, сөткә бәя түбән булганга, җитәрлек күләмдә ашлама белән тәэмин итә алмадык”, - дип искәртте министр.
Марат Әхмәтов ашлама кертү игеннең сыйфатына, кешенең сәламәтлегенә куркыныч тудыруында шикләнү урынсыз булганын әйтте. “Көнбатыш илләрендә ашламаны гектарына 300-400 кг кертәләр, ә без ничек 60 кг кертик икән дип хыялланабыз. Агулану куркынычы булырга мөмкин дигән хәтәр фикергә сәбәп юк”, - диде ул.
Министр әйтүенчә, минераль ашлама чит илдән кертелми. “Азот ашламалары буенча Менделеевскта “Аммоний” заводы бар. Катлаулы ашламалар (азот, фосфор, калийны берләштергән) буенча Кирово-Чепецк, Воронеж, Новгород шәһәрендә производстволар бар”, - диде ул.
Үсемлекләрне саклау химик чараларына килгәндә, министр сүзләренчә, аларның күпчелеге Россиянең үзендә җитештерелә. “Дөрес, чүпләрдән, кортлардан, бөҗәкләрдән саклау өчен чит илдән кергән препаратларның тәэсире үсемлеккә көчлерәк”, - диде Марат Әхмәтов.
“Соңгы елларда сиптергеч машиналар, бик күп җирдә махсус сыеклык ясый торган үзәкләр урнаштыра башладык. Гектарга кертә торган дозасы саклануы, дөрес ясалуы кирәк, чөнки ул препаратларның кайбер төрләре 1 гектарга 200 грамм гына кертелә. Шуңа күрә аны суда дөрес итеп эретеп, дөрес концентрациясен тәэмин итеп, тигез кертү бурычы куелган. Андый үзйөрешле агрегатлар бар, алар эшне бик сыйфатлы башкаралар”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз