Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов ТНВ сериалындагы проблема - милләтара никах хакында фикерен әйтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, сериал бу проблеманы хәл итүнең бер үрнәге булып, күп тамашачыларга үз язмышларын табарга булышачак.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТНВ каналында күрсәтеләчәк «Бер-бер хәл» сериалында бер гаиләдә булган төрле милләт арасындагы проблеманың меңләгән татар гаиләсендә барлыгын әйтте.
«Дәүләт Советындагы хезмәткәрләр телебезгә рухи ихтыяҗны булдыруны, аның матурлыгын, әдәби нәфислеген халкыбызга сеңдерү турында уйланабыз. Яңа төшерелә торган сериалның эчтәлегенә салынган проблемалар меңләгән татар гаиләсендә бар. Сериал бу проблеманы хәл итүнең бер үрнәге булып, күп тамашачыларга үз язмышларын табарга булышыр дип уйлыйм», — диде ул.
Марат Әхмәтов өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне мәңгелек проблема дип атады. «Сериалда күрсәтелгән күренешләр буенча бу мәсьәләдә ни рәвешле алтын урталыкта торуны билгеләп була, дигән сорауга җавап та табыла. Миңа калса, сериал кызыклы, эчтәлекле булыр», — дип саный ул.
«Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сериалны тамашачылар кабул итсә, Казахстанга, Үзбәкстанга да тәкъдим итәргә теләүләрен әйтте. «Сериалларыбызны төрле телләргә тәрҗемә итеп, башка илләрдә дә күрсәтерләр дип өметләнәбез», — диде ул.
Галерея: «Бер-бер хәл» телевизион сериалын төшерү белән танышу сәфәреннән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз