news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов басу-кырларда дымны саклау бурычы торганын әйтте

Министр язгы чәчүдә ягулык белән бәйле проблемаларны булдырмаячакларын әйтте.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында журналистларга басу-кырларда дымны саклау бурычы торганын әйтте.

“Бүген көннәр салкынча торса да, җилле, кояшлы булгач, дымны югалту бара. Бурычыбыз: эшләп була торган басу-кырларда тиз арада дым каплатуны тизрәк эшләп калырга, чөнки ул дым киләчәктә бик кирәк булачак”, - диде.

Министр чәчүгә әзерлек кысаларында ягулык белән бәйле барлык оештыру чаралары кайгыртылганын әйтте. “Республикабызның алдан билгеләнгән ягулыкны урнаштыра торган база-складларга ягулык кайтарылды. Беренче транш – 25 мең тоннаны түләп кайтарып урнаштырдык. Хуҗалыклар сатып ала башладылар”, - диде ул.

Марат Әхмәтов “Татнефть” акционерлык җәмгыяте белән килешү булганын искәртте. “Түли барырга, саткан өлешеннән кергән акчаны кабат аларга җибәрү хисабына эшлибез. Минемчә, без бу эшкә өзеклек кертмәячәкбез, чөнки инде берничә ел эшләгән тәҗрибәбез бар”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot