news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Бөгелмәдә авыл хуҗалыгын үстерү өчен инвестор табылганын әйтте

Министр түбән уңышлы, техника белән тәэмин ителеше начар булган районнарга инвесторлар җәлеп ителәчәген билгеләп узды.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен инвестор җәлеп ителәчәк. Бу хакта ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Министрлар Кабинеты утырышында ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Ул аеруча Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә проблемалар булуын билгеләп үтте. "Без инвестор таптык, бу Россиянең танылган компаниясе. Ул анда өч мегасөтчелек комплексы төзергә, 30 мең гектардан артык җир эшкәртергә, 7 млрд сумга якын инвестиция кертергә ниятли. Күрше Әлмәт районында мондыйларны үзләре арасыннан да табып куярлык. Нефть төбәге ярлы түгел", - диде.

Марат Әхмәтов республикада 3,3 млн гектар җир эшкәртелүен, аның 40 процентка якыны кара туфрак булуын әйтте. Җирләрне куллануның нәтиҗәлелегенә бәя бирү өчен, ел саен үсемлекчелек продукциясе күләмнәре буенча район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингы төзелүен искәртте.

Сарман, Зәй, Актаныш, Әтнә, Саба районнарында уңыш республика буенча уртача күрсәткечтән югары булуын әйтте. Әгерҗе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Менделееск, Әлмәт районнарыда гектарыннан чыккан уңыш ике тапкыр түбәнрәк булуын белдерде. Бу районнарда техника белән тәэмин ителеш начар булуын, аларга инвесторлар җәлеп ителәчәген билгеләп узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламентка Юлламасында кулланышта булмаган җирләрне әйләнешкә кертү механизмнарын табарга кушкан иде. "Җир эшләргә тиеш", - дигән иде ул 24 сентябрь көнне.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100