news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Айрат Хәйруллин ачык йөзле шәхес булып истә калыр

"Ул агросәнәгать өлкәсендә талантлы җитәкче, оста оештыручы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм бик күп социаль объектлар төзеткән хәйрияче дә, - ди Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов: Айрат Хәйруллин ачык йөзле шәхес булып истә калыр
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме бара. Мәрхүм белән хушлашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән.

«Бу барыбыз өчен дә олы югалту. Арабыздан һәммәбезгә дә якын булган, үзенең күркәм гамәлләре белән зур хезмәт куйган Айрат Нәҗипович белән хушлашабыз. Ул авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәте белән олы дәрәҗәләргә ирешеп, Россия Федерациясең Дәүләт Думасы депутаты булып та зур хезмәт итте», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

«Ул Агросәнәгать өлкәсендә талантлы җитәкче, оста оештыручы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм бик күп социаль объектлар төзеткән хәйрияче дә. Бик күп җитәкчеләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез. Айрат Нәҗипович һәркемнең хәтерендә ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән, булдыклы шәхес, җитәкче булып истә калыр», — ди Марат Әхмәтов.



Галерея: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100