news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Авылда калырга теләүче яшьләр өчен яңа торак программасы әзерләнә

«Авылда яшьләргә тәкъдим итәрлек запас торак булырга тиеш», - диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов: Авылда калырга теләүче яшьләр өчен яңа торак программасы әзерләнә
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яшьләр өчен авылларда торак мәсьәләсен хәл итү буенча яңа программаның әзерләнүен әйтте. Бу хакта ул «Идел» яшьләр үзәгендә узган Татар яшьләре көннәрендә делегатлар белән очрашуда сөйләде.

«Республикабызда һәм илдә, һәркемнең теләгенә туры килә торган, торак мәсьәләсен хәл итү программасы булырга тиеш. Татарстанда авыл җирендә массакүләм рәвештә торак төзелеше программасы әзерләнә. Бездә яшьләрнең мөмкинлегенә карап тәкъдим итәрлек запас торак булырга тиеш. Ул программа гамәлгә куела башласа, авылларның төплелеген саклап калырга мөмкин булачак», — ди ул.

Марат Әхмәтов яшьләрне авылларда төпләндереп калдыру буенча проблемаларның күп булуын әйтте һәм яшьләрнең шәһәргә китүенең сәбәпләрен атады.

«Сәбәпләрнең берсе — яшьләр өчен кызыксынып яшәү шартларының шәһәрдәге белән чагыштырырлык дәрәҗәдә булмавы. Икенче сәбәп — авыл җирендә яшәүче халыкка түләнә торган хезмәт хакы. Казан белән чагыштырганда ул ике тапкырга кимрәк», — дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл җирендәге хезмәт хакын шәһәрнекеннән зуррак итеп оештыру өчен дәүләт ярдәме һәм авылның куәтен арттыру кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100