Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Авыл яшьләре уеннарында катнашучыларны сәламләде
Ул мондый уеннар авыл язмышының киләчәге һәм бүгенгесе өчен әһәмиятле дигән фикердә.
(Актаныш, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов Актанышта узучы XI авыл яшьләре уеннарында катнашучыларга уңышлар теләде.
“Бу ярышлар бирегә килгән һәр катнашучының, авыл хезмәтчәннәренең күңелендә матур хатирә булып калсын. Бәйрәм белән, кадерле дуслар”, – диде ул.
Марат Әхмәтов мондый уеннар Республикабызны туплый дигән фикердә. “Тулы канлы тормыш булсын өчен авыл яшьләренең аралашып яшәүләре кирәк. Мондый чаралар Республикабызны туплый. Бу уеннарны профессия буенча тәҗрибә уртаклашу һәм авыл язмышының киләчәге, бүгенгесе өчен дә бик әһәмиятле дип саныйм”, – диде.
Марат Әхмәтов алты мәйданчыкта узучы ярышларны карап чыкты. Ул 1500 метрга йөгерүчеләргә старт та бирде. Шулай ук Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән тракторларны да тикшереп карады.
- 10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта XI авыл яшьләре уеннары уза. Анда Республиканың 43 районыннан килгән 1500нан артык катнашучы 12 төр буенча көч сынаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз