news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов “Авыл укытучысы” конкурсын хуплавын әйтте

“Киләчәктә аны дәвамлы итеп, ярдәм күрсәтергә әзер”, - ди Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов “Авыл укытучысы” конкурсын хуплавын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Мәгариф” журналы үткәргән “Авыл укытучысы” конкурсын хуплавын әйтте. Бу хакта ул Татарстан укытучылары белән Дәүләт Советында үткән очрашуда сөйләде.

“Мәгариф” журналының “Авыл укытучысы” проектын хуплыйм. Киләчәктә аны дәвамлы итеп, тагын да киңрәк ярдәм күрсәтергә әзербез”, - диде ул.

Марат Әхмәтов халыкны республикабызда гыйлемле һәм мәгърифәтле итүдә мәктәпнең һәм укытучыларның роле алыштыргысыз һәм бәхәссез икәнен әйтте. “Авыл җиренең киләчәге өметле булсын өчен дөрес мәктәп һәм укытучы булырга тиеш. Аны авылда алыштыргысыз интеллигенция вәкиле буларак авылның тануы, кабул итүе дә кирәк. Президент еллык юлламасында да дөрес әйтте: “Укытучы мәктәпне мәктәп итә”, - диде ул.

“Укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Бала да, җәмгыять тә аны яшәү үрнәге буларак кабул итми башлады. Югыйсә, тормыш өлгесе булып, җан атып эшләүче укытучыларыбыз бихисап. Бүгенге заман укытучыга зуррак таләпләр куя. Икенче яктан карасак, бүгенге көндә укытучыга алдынгы булу өчен ныграк тырышырга, күбрәк эзләнергә кирәк”, - диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әти-әниләр белән эшләүне дә җитди проблема булуын атады. “Балаңны калдырып китеп кенә син аннан кеше яса, дип әйтү – аңлашылмый. Катлаулы мөнәсәбәт кысаларында да укытучыга үзенең язмышына хыянәт итмичә үз-үзен табарга туры килә”, - дип билгеләп үтте ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100