Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: "Авыл җирлеген югары белемле белгечләр белән тәэмин итү эше әһәмиятлерәк"
Яшьләрне авылга тарту өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать өлкәсендә эшләүче белгечләрне бүләкләде.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Гыймадиева). 28-29 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе үткәргән “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне тантаналы төстә Казанга җыеп бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесе сорауларына җавап биреп, республикада яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү юнәлешендә бүгенге көндә нинди эшләр башкарылганы турында сөйләде.
«Без соңгы елларда, ярдәм итү максатыннан, авыл хуҗалыгына кайтып эшләргә теләк белдергән, югары уку йортын тәмамлаган белгечләргә 200 мең сум бирәбез. Киләсе елга ул 300 меңгә күтәреләчәк. Шулай ук эшкә кергән беренче елда яшь белгечкә ел дәвамында төп хезмәт хакына минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләнеп барыла. Әгәр дә ул кеше чынлап та яшәү шартларын яхшыртырга тели икән, торакка субсидияләр белән тәэмин ителә. Аңа дәгъваны яшь гаилә белдерсә, сумма күбрәк чыгачак», - дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, монннан тыш, эш бирүчеләр белән берлектә махсус урта белем бирү һәм югары уку йотрларында белем алучыларга стипендия программалары әзерләнә. Мәсәлән, эш бирүче белән килешүе булган институт 5 мең өстәмә стипендия түли ала.
«Әлбәттә, хезмәт хакы зур роль уйный. Аны яшь белгечне кызыксындыра алырлык дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Ул анда төпләнеп калырга үзе теләк белдерергә тиеш. Безнең монда күргән чаралар белән генә 100 процент нәтиҗәгә ирешеп булмый. Эш бирүчеләр үз җирлегендә кызыксындыра алырлык шартлар тудырырга, яшь белгечләрнең мөмкинлекләрен ачарга тырышырга тиеш. 15-18 меңлек хезмәт хакы белән хәзер беркемне дә чынлап кызыксындырып булмый», - ди Марат Әхмәтов.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры быелгы бәйгедә үткән еллар белән чагыштырганда уңай үзгәреш бар дип белдерде. «Үткән еллар белән чагыштырганда гаризалар арткан. Бу - авыл җирлегендә белгечләргә ихтыяҗ бар, аларның үзләренең кызыксынуы да арта дигән сүз. Районнарда безнең киңәшләр һәм ярдәм белән төпләнеп калучылар саны да берникадәр үсте. Мин аны революцион күрсәткеч дип әйтә алмыйм, чөнки әле урында аларга тиешле шартларны да тудырырга, аның өстенә хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Бу юнәлештә эш алып барыла», - диде Марат Әхмәтов.
Югары уку йортын тәмамлап авылларга эшкә кайткан яшь белгечләрнең санына килгәндә, ул иң беренче чиратта, югары уку йортларында укучыларның бөтенесе дә авыл җирлегеннән түгел дип аңлатты. «Шәһәрдә туып-үскән кешегә авылга кайтып яши башлау авыр. Ә авылдан чыккан студентлар турында әйткәндә, аларның яртысы үзенең яисә күрше авылга эшкә кайта», - ди министр.
Авылда белгечләргә кытлыкны ул хәзерге көндә чишелә торган сорау, дип белдерде. «Бухгалтерлар, икътисадчылар, агрономнар җитәрлек. Белгечләр җитмәүне без гади эшчеләргә махсус курслар үткәреп чишәбез, әмма барыбер авыл җирлеген югары белемле белгечләр белән тәэмин итү эше әһәмиятлерәк», - диде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз