news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгында эш хакы күрсәткече белән республиканы артка өстерибез

Парламент рәисе урынбасары сүзләренчә, узган ел уңыш югары булуын, ашлыкка, сөткә бәя буенча да уңышлы ел булганын исәпкә алып, аграр тармакта хезмәт хакын арттыру бурычы куелырга тиеш.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакы күрсәткече республиканы хезмәт хакы буенча рейтингта арткы урынга калдыра.

«Мин эшләгән еллардан ук калган „койрыклы“ мәсьәлә бу: Татарстан һәрвакыт икътисадта уртача хезмәт хакы буенча күрсәткечтә калышып барды. Татарстан рейтингта 36 нчы урынны алып тора. Без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакы буенча республиканы артка өстерибез», — диде Марат Әхмәтов парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Парламент рәисе урынбасары сүзләренчә, узган ел уңыш югары булуын, ашлыкка, сөткә бәя буенча да уңышлы ел булганын исәпкә алып, аграр тармакта хезмәт хакын арттыру бурычы куелырга тиеш.

«Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы буенча алга китеп билгеләнгән динамика булырга тиеш. Былтыр республикада уртача хезмәт хакы үсеше 5,4 процент булган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәр хуҗалык субъекты белән бу сорауны карап, бигрәк тә уртача хезмәт хакы минималь эш хакы күләменнән түбән булган предприятиеләргә аеруча игътибар бирү кирәк», — дип искәртте Марат Әхмәтов.

«Андый предприятиеләр бар, һәрберсе белән эшләп, алдыгызга шундый бурыч куегыз. Уҗымнар әйбәт кышлаган дип җиткерделәр, сөт буенча да яхшы динамика бар. Сезнең бу юнәлештә эшне көчәйтерү мөмкинлеге бар», — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповка.

Ул авыл хуҗалыгының йөзе күпме җитештерү генә түгел, никадәр керемле, табышлы булуына, лаеклы хезмәт хакына да бәйле булганын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100