news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 2018 елда 225 млрд сум тәшкил итәчәк

Бу күрсәткеч узган елга караганда 4,5 процентка түбәнрәк.

Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 2018 елда 225 млрд сум тәшкил итәчәк
Султан Исхаков/архив

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу узган елга караганда 4,5 процентка түбәнрәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте йортында кичә узган республика киңәшмәсен барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд сум, узган елга караганда 4,5 процентка түбәнрәк. Үсемлекчелек буенча тулай җыем 7,3 млн тонна, республика буенча уртача уңыш - 25,8 ц/га (2017 елда – 8,3 млн. тонна, уртача уңыш 27,7 ц/га). Сарман (1 гектардан 35 ц бөртекле ашлык), Зәй (33,9), Әтнә (32,9),Балтач 30,4), Саба(29,1) районнары елны югары күрсәткечләр белән төгәлләде.

Барлык категорияләргә караган хуҗалыкларда сөтнең тулаем савымы 1840 мең тоннадан артык (үсеш – 1,2 процент) тәшкил итәчәк. “Россиядә җитештерелгән сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә”, - диде Марат Әхмәтов.

Терлек ите җитештерүнең күләме 517 мең тонна (101,4%), кош ите 221 мең тонна (102,8%) булачак дип көтелә. Йомырка җитештерү 1,4 млрд. данәгә (116%) кадәр артачак. Бу республика тарихында иң яхшы күрсәткеч.

Гомумән терлекчелекнең тулай продукция күләме 120 млрд. сум тәшкил итәчәк. “Бүген республиканың агросәнәгать комплексы халыкны үзендә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тулысынча тәэмин итә”, - диде Марат Әхмәтов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100