news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе бакчачы күләмендә җитештерми

Бакчачы тормыш рәвешенә ихтыяҗ зур, ди Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе бакчачы күләмендә җитештерми
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бакчачылар авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караганда бер квадрат метрдан күбрәк продукция ала.

«Бакчачы тормыш рәвешенә ихтыяҗ зур. Ул ял гына түгел, ә хезмәт, тәрбия, керем урыны булып тора. Бер квадрат метр мәйданга санаганда 28 мең гектар мәйданы булган 400 меңгә якын җир участогы бик күп продукция җитештерә. Бер авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе дә ул күләмдә продукция җитештерми», — дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үткәргән туры эфир вакытында Әхмәтов бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итүне дәвам итәргә кирәк булуны ассызыклады. Марат Әхмәтов фикеренчә, бакчачыларның проблемаларын хәл итү нәтиҗәле булсын өчен җирле муниципаль хакимиятнең ширкәтләр белән тыгыз элемтәдә торуы кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100