news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан китте

Ул сүзен урынбасарлары һәм район башлыкларына рәхмәт әйтүдән башлады.

Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген Игенчеләр сараенда элеккеге Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хезмәттәшләре белән саубуллашты.

"Старт бирелгән әйбернең финишы да булырга тиеш. 20 ел эчендә күп нәрсә эшләнде. Мин Республиканы күп икмәк белән калдырам. Әле сез аны 4,5 миллион тоннага да җиткерерсез дип өметләнәм", - диде ул.
 
Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутатлыкка сайланып, министр вазифасыннан китте. Хезмәттәшләре аның чыгышын аягүрә басып алкышлады. 
 
"Авыл хуҗалыгы министрлыгына гомергә икенче төрле караш булды. Монда әйбәт команда җыелган. Беренчедән урынбасарларыма, район башлыкларына рәхмәт әйтәм. Барыгызга да уңышлар гына телим", - диде. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot