news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады

Республика горурлана алырлык казанышлар нигезендә хезмәт сөючәнлек, сайлаган хезмәткә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт ята, диелә котлауда.

Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады
agro.tatarstan.ru/

(Казан, 13 октябрь, "Татар-инофрм"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министры – Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән ихлас тәбриклим!

Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм хезмәт куючы һәркемне, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате оешмаларында эшләүчеләрне, терлек үрчетү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Әлегә Авыл хуҗалыгы елы тәмамланмады, әмма безнең беренче нәтиҗәләрне чыгарырга нигезебез бар. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында әйдәп бара. Безнең республика – илнең иң “сөтле” субъекты. Ел саен 1,8 миллион тонна сөт җитештерәбез. Елына 500 мең тонна ит җитештереп,  беренче бишлектә торабыз. Шикәр чөгендере буенча - беренче унлыкта. Һава торшынының үзгәреп торуына карамастан, Татарстан аграрийлары яхшы уңыш җыйды. Республика буенча бөртекле культураларның уртача уңышы - бер гектрадан 26 центнер. Бу - Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң яхшы күрсәткеч; кукуруз, бәрәңге, яшелчә буенча яхшы күрсәткечләргә ирештек.

Республика хаклы рәвештә горурлана алырлык казанышлар нигезендә хезмәт сөючәнлек, сайлаган хезмәткә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт ята.

Кадерле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, агросервис, җитештерү һәм эшкәртү оешмалары хезмәткәрләре! Фидакарь хезмәтегез, туган җиргә мәхәббәтегез һәм тугры булуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм, Татарстан һәм илебез иминлеге өчен хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Куйган максатларыгызга һәм планнарыгызга ирешкәндә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Бәйрәм белән!

Марат Әхмәтов,
Татарстан Республикасы Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министры – Премьер-министр урынбасары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100