news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Һава шартлары чәчү эшләрен башлау вакытына йогынты ясады

Татарстанда планлаштырылган 1,7 миллион гектарның бары 50 мең чамасына язгы культуралар чәчелгән.

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Һава шартлары чәчү эшләрен башлау вакытына йогынты ясады. Татарстанда планлаштырылган 1,7 миллион гектарның бары 50 мең чамасына язгы культуралар чәчелгән. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төбәк вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

  • Чәчү кампаниясенең хәзерге чорына  Татарстанның яртыдан азрак районы чәчү эшләрен башланган. Узган ел 4 майга 423 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән.

"Хәзер һава шартлары рәтләнеп китте. Дүшәмбе без 100 мең гектарда чәчү эшләрен төгәлләргә тиеш. һәр хуҗалык 6-7 процент чәчү эшләрен башкарырга бурычлы”, - дип билгеләде Марат Әхмәттов, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Язгы культураларны 15 көндә чәчеп бетерергә мөмкин, әмма моның өчен механизаторларны ике сменада эшләтергә кирәк булачак. Моннан тыш, кирәкле әйберләрне, шул ук вакытта хезмәткәрләр өчен ризыкны вакытында китерергә кирәк, диде ул.

  • Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре оештырылган. Аерым алганда, 1 млн гектарның 620 меңе яки өчтән ике өлеше тукландырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар игътибарын урыннарда барлык ресурсларны мобильләштерергә һәм чәчү эшләрен кыска вакытта төгәлләргә кирәклегенә юнәлтте. “Бу теманы катгый контрольдә тотарга кирәк”, - диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны минераль ашламалар белән тәэмин итү һәм терлекчелекне үстерүгә аеруча игътибар бирергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100