news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов ашлык бәяләре аграрийлар өчен уңышлырак булыр дип ышана

Бер атна эчендә Россиянең аерым төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр арткан, бу август ае өчен гадәти түгел.

Марат Әхмәтов ашлык бәяләре аграрийлар өчен уңышлырак булыр дип ышана
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа уңыш ашлыгына бәяләр соңгы еллардагыга караганда югарырак булыр дип ышаналар. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясап, Марат Әхмәтов ил буенча күчмә ашлык калдыклары 10 млн тонна дәрәҗәсендә бәяләнә, узган ел 20 млн тонна иде, дип хәбәр итте. «Бөртеккә бәяләр, мөгаен, 2018 елга караганда да кызыклырак булыр», – дип билгеләп үтте министр.

Докладчы сүзләренчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Идел буенда да, җитди корылык тәэсир иткән. Бу бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышына тискәре йогынты ясаган. Мөгаен, шул сәбәпле, быел ашлык бәясе дә урып-җыю чорына хас түгел, дип фаразлады Марат Әхмәтов.

6 августта бастырылган «Интерфакс» мәгълүматына сылтама ясап, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россиянең төрле төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр артты, бу август өчен гадәти түгел, диде.

Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның бәясе тоннасына -10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасына 9,2 мең сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. «Бу бәяләр киләчәктә дә сакланыр дип өметләнәбез», - диде докладчы. «Шуңа күрә безгә һәр тонна икмәк мөһим, һәм киләсе чорга тырышлык максималь җитештерүчәнлеккә һәм сыйфатлы урып-җыюга юнәлдерелергә тиеш», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100