Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов артып калган ашлык турында: “Без барыбер запаста яшәргә тиеш”
Министр башка культуралар хисабына иген уңышы 6 млн тоннага җитә алмавын билгеләп узды.
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Безнең киләсе елга күчә торган запас ашлыгыбыз булырга тиеш. Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәкнең артып калуы кирәкме, бәлки, бөртеклекләрнең чәчүлек мәйданнарын киметергәдер дигән сорауга шулай җавап бирде.
“Ел яхшы килде, ә ник икмәк 6 млн тонна түгел дигән сорау бар”, - дип министр моның сәбәбен аңлатты. Искәртеп үтик, Татарстанда 5, 023 млн тонна иген уңышы җыеп алынды. “2010 елга кадәр климат кисәк кенә эссегә үзгәргәнче, без бөртеккә кукуруз, көнбагыш белән дә артык мавыкмый идек. Көнбагыш 140 мең гектар мәйданда үстерелә. Шуның урынына иген булса, өстәмә 560-600 мең тонна ашлык булыр иде. 2008-2009 елларда шикәр чөгендерен нибары 35-38 мең гектарда үстерә идек, ә быел ул 74 мең гектар мәйданда”, - дип Марат Әхмәтов шушы культуралар хисабына бөртеклеләрнең мәйданы кимегәнен әйтте.
“Без 6 млн га якыная алыр идек, әмма бу культуралар безгә базар диверсификациясенә булыша. Бу ел нәтиҗәләре буенча да, көнбагышны да, бөртеккә кукурузны да терлекчелек хуҗалыкларына акчага сатып алырга туры килер иде. Шикәр чөгендере өчен җиңел ел түгел, быел аның 3 млн тонна рекорд җыемы көтелә. кисәк кимеде. Чөгендер – мөһим культура, без әле аның буенча базарны караячакбыз, таможня мәсьәләләрен дә. Шикәр чөгендере өчен 3 млн тонна планкасын югалтырга теләмибез”, - ди Марат Әхмәтов.
Министр инвестор Айрат Хәйруллинның бөртеклекләрнең чәчүлек мәйданнарын, бәлки, берникадәр киметергәдер дигән сүзләрен билгеләп узды. Әмма моның белән килешеп үк бетмәвен әйтте. “Безнең былтыр запас калмаган иде. Без барыбер запаста яшәргә тиеш. Минтимер Шәймиев тә “бер елдан икенче елга күчә торган 500 мең тоннасы булмаган нинди республика инде ул” дип әйтә иде. Хәер, мин бу позиция белән килешеп тә бетмәгән идем. Без 3 ел шушы принципта эшләргә тырыштык. Ашлыкны саклау өчен, шактый зур чыгым китте. Һәр тоннасы өчен бит түләргә кирәк”, - ди министр. Ашлык урынына югары маржиналь үсемлекләрне утыртуга килгәндә, Марат Әхмәтов әйтүенчә, рапсны үстерү дә җиңелләрдән түгел. “Рапс ул – нәзберек культура. Рапс та гектарыннан 1 тоннадан да ким булмаган уңыш алсаң гына отышлы. Рапсны октярбрьгә калдырмас өчен, майның беренче яртысында чәчеп өлгерергә кирәк. Шикәр чөгендере, сөтчелек өчен бөртеккә кукуруз да кирәк. Кукурузны шулай ук октябрьнең беренче яртысында җыеп алу өчен, майның беренче декадасында чәчү кирәк. Безнең куәтләр җитеп бетми әле. Быел без чәчүне 15 майдан соң гына башладык”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз