news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Апас районының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Муниципалитет башлыгы итеп Татарстанның Төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдинов билгеләнде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның Апас районы башлыгы вазифасы бүген Татарстанның Төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдиновка йөкләнде. Район Советы утырышында аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте һәм депутатлар аны бертавыштан хуплады.

«Эш тәҗрибәсе булган яңа башлык, шул исәптән Апас районында да, кешеләрне, команданы, проблемаларны һәм бурычларны белә. Районга бик уңышлы килеп керде. Алга таба муниципалитетның социаль-икътисади үсеш бурычлары белән тагын да масштаблырак шөгыльләнәчәгенә шик юк», – диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Ул депутатларның районның элеккеге башлыгы Рәшит Заһидуллинны зур хөрмәт белән озатуларын һәм эшкә яңа билгеләнүне уңай бәяләүләрен әйтте.
«Яңа кандидатураны хуплап кабул иттеләр. Ул Апас районыннан депутат булу сәбәпле, аны шунда ук башлык итеп сайладылар», – дип үз фикерләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

  • Равил Хисаметдинов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, Буа районы хакимиятендә эшләгән, соңрак әлеге муниципалитет хакимияте аппараты җитәкчесе итеп билгеләнгән. Аннан соң Буа район Советы Аппараты җитәкчесе, Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. 2014 елда Апаска күчеп килә, анда да башкарма комитетны җитәкли. 2017 елдан башлап Татарстанның Төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100