news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Актаныш районы башлыгының Инстаграмын җитәкчеләргә үрнәк итеп күрсәтте

Райондагы һәр оешма җитәкчесе район башлыгының Инстаграм битен күзәтеп бара дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

Марат Әхмәтов Актаныш районы башлыгының Инстаграмын җитәкчеләргә үрнәк итеп күрсәтте
Владимир Васильев

(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җирле хакимият органнары җитәкчеләреннән сайтларының эшчәнлегенә, шәхси Инстаграм битләренә игътибарлы булуларын сорады. Ул үрнәк буларак Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны атады.

«Җирле хакимият органнары сайтларының эшчәнлегенә, үзегезнең шәхси Инстаграм битенә игътибарлы булсагыз иде. Татар һәм рус телләрен чиратлаштырыгыз. Мәсәлән, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәр көнен хәерле иртә теләп башлый һәм районда үткән чараларны Инстаграмда матур итеп әдәби татар телендә күрсәтеп бара», — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов район җитәкчеләренә.

Райондагы һәр оешма җитәкчесе район башлыгының Инстаграм битен күзәтеп бара дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

«Әгәр сез татар телен куллану буенча үрнәк күрсәтеп, җаваплы булсагыз, халык та сезгә охшарга тырышыр. Никадәр халыкны берничә шәхес аша кузгата алабыз бит. Җитәкче халыкка матур үрнәк булу өчен һәрдаим үзен камилләштерергә тиеш», — дип аңлатты Марат Әхмәтов.



Галерея: Марат Әхмәтовның тел мәсьәләләре буенча Арчада район җитәкчеләре белән очрашуы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100