Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Актаныш районы аграрийларының казанышларын билгеләп үтте
Министр искәрткәнчә, игенчелекнең югары культурасы авыл хезмәтчәннәренә һава торышы нинди булуга да карамастан мул уңыш үстерергә мөмкинлек бирә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәренең казанышларына югары бәя бирде. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Актаныш – югары күрсәткечләре белән мактана ала торган биш районның берсе. Киеренке хезмәтегез белән югары нәтиҗәләргә ирешәсез», - дип белдерде Марат Әхмәтов 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган Актаныш муниципаль район Советы утырышында чыгыш ясап.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, игенчелекнең югары культурасы авыл хезмәтчәннәренә һава торышы нинди булуга да карамастан мул уңыш үстерергә мөмкинлек бирә. Министр фикеренчә, районда булган резервлар якын киләчәктә ашлыкның тулаем җыемын 200 мең тоннага җиткерергә ярдәм итәчәк.
«Корылыклы елда ашлыкка бәя югары була, сез икътисадны ныгыту өчен бу мөмкинлектән уңышлы файдаланасыз», - диде Марат Әхмәтов. Ул районның сөтчелек тармагында ирешкән уңышларын да билгеләп үтте.
«Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек үрчетү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла. Сез һәр гаиләгә, һәр эшкуарга язмышын билгеләргә, тормышта тотрыклы урынын булдырырга ярдәм итәсез», - дип искәртте Марат Әхмәтов район Советы утырышында.
«Чара ахырында министр район хезмәтчәннәренә нәтиҗәле эшчәнлекләре, районда мәдәният, традицияләр һәм йолаларны саклаганнары өчен рәхмәт белдерде, хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды», - диелә аграр ведомство сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз