news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: 2018 елда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 224 млрд сум тәшкил итәчәк

Узган өч елда крестьян-фермерлык хуҗалыклары буенча тулаем продукция күләме яхшы үсеш күрсәтте, ел саен - 10 проценттан артык, диде министр.

Марат Әхмәтов: 2018 елда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе 224 млрд сум тәшкил итәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе күләме 224 млрд сум тәшкил итәчәк дип көтелә. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул турыда әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тулаем продукциясе күләме 106 млрд сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 98 млрд, крестьян хуҗалыкларында 20 млрд сум булыр дип көтелә, диде Әхмәтов.

"Узган өч елда крестьян-фермерлык хуҗалыклары буенча тулаем продукция күләме яхшы үсеш күрсәтте, ел саен 10 проценттан артык", - диде министр.

Республиканың барлык районнары белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot