news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Журналистларга ясалма фәһем белән көндәшлек итәргә туры килә

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы журналистларга авыл тормышының абруен арттыру юнәлешендә эшләргә кушты.

Марат Әхмәтов: Журналистларга ясалма фәһем белән көндәшлек итәргә туры килә
Матбугат көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында «Татмедиа. Яңа исемнәр» проектында катнашучы яшь журналистларның фотокүргәзмәсе оештырылды
Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда 19 майда ТР Матбугат көнен бәйрәм иттеләр. Бу көнне традицион рәвештә Татарстан парламенты җитәкчесе ТР Дәүләт Советында журналистлар белән очрашты. Медиаҗәмгыятьне бәйрәм белән Марат Әхмәтов котлады. Ул төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының төп өстенлеген атады һәм аларның эшенә карата теләкләрен белдерде. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.

«Ясалма фәһем – ул каләм кебек үк корал»

Матбугат көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында «Татмедиа. Яңа исемнәр» проектында катнашучы яшь журналистларның фотокүргәзмәсе оештырылды. Алар арасында «Татар-информ» хезмәткәрләре дә бар.

«Бу – журналистикада үзен танытырга өлгергән яшь белгечләр. Алар медиа өлкәсенә яңа идеяләр белән килде һәм аларны тормышка ашырырга әзер. Проектта Татарстанның 10 районыннан 32 хезмәткәр – хәбәрчеләр, SMM-белгечләр, веб-мөхәррирләр, вёрсткалаучылар, теле- һәм радиопрограммалар алып баручылар катнашты. Алар цифрлы медиа, ясалма фәһем һәм мультимедиалылык чорында эшли», – дип сөйләде проект авторы, «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина.

Парламент бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Бу аның яңа статуста республика массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән беренче тапкыр очрашуы.

Озак еллар дәвамында ТР Матбугат көнендә журналистларны Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Ул депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырганнан соң ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе булды. Ул очрашуда катнашмады, әмма медиаҗәмгыять вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән үзенең MAX каналында котлады.

Очрашуны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев башлап җибәрде. Ул бүгенге көндә медиатармакның җитди үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте. Алар, беренче чиратта, технологияләр үсеше белән бәйле дип белдерде ул.

«Әлбәттә, тармакта сораулар, авырлыклар, үзгәрешләр бик күп. Безгә «Дзен»нан коллегабыз килде. Аның белән сөйләшеп тордык. Бүгенге көндә бик күп технологияләр өйрәнәбез. Төп сорау: нәрсәгә басым ясарга? Алар сүзгә басым ясый. Ясалма фәһем, алгоритмнарны белү – ул шулай ук эш коралы. Каләм кебек үк. Шуңа күрә иң мөһим нәрсә булып сүз һәм мәгълүматны укучыга җиткерә белү тора», – диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев бүгенге көндә медиатармакның җитди үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте. Алар, беренче чиратта, технологияләр үсеше белән бәйле, дип белдерде ул.

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Сезнең төп өстенлегегез – кешеләргә якын булу»

Журналистларны ТР Матбугат көне белән котлаганнан соң Марат Әхмәтов барлык җыелучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын искәртте. Бәйрәмне ТР Дәүләт Советы үзенең карары белән 1998 елда тарихи вакыйга – 1905 елның 19 маенда «Нур» газетасының беренче саны чыгу уңаеннан гамәлгә куйган. Газетаны мәгърифәтче Гатаулла Баязитов чыгара башлаган. Ул Санкт-Петербургта нәшер ителгән.

Марат Әхмәтов фикеренчә, бүгенге көндә журналист – ул консультант та, юрист та, яклаучы да, җәмгыять проблемаларын хакимияткә җиткерүче кеше дә.

«Мәгълүмат таба белү, аны тикшерү, гадел әңгәмә алып бару – бу укучылар өчен бик мөһим. Объектив тәнкыйть, чын эмоцияләр булган сыйфатлы авторлык журналистикасына һәрвакыт ихтыяҗ булачак», – дип саный Марат Әхмәтов.

Ул Татарстанны милли матбугат лидеры дип атады. Республикада 638 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 312се – рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендәге газета-журналлар, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.

«Безнең бер генә көнебез дә ниндидер вакыйгаларсыз үтми. Кеше мәгълүматны шундук белергә тели. Шуңа күрә оперативлык мөһим. Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һөнәри осталык һәм оперативлык ягыннан федераль дәрәҗәдәге белгечләрдән калышмый. Сезнең төп өстенлегегез – сез кешеләргә бик якын. Сез аларны борчыган сорауларга, аларның ихтыяҗларына профессиональ дәрәҗәдә җавап бирә беләсез», – дип искәртте ул.

Парламент бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Туган телләрне хөрмәт итә белү – ул безнең рухи сыйфат»

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак, Марат Әхмәтов журналистларга бу өлкәдәге уртак эш өчен аерым рәхмәт белдерде.

«Тел – ул мәдәниятнең, милли үзенчәлекнең бер өлеше. Әгәр кеше үз туган телен ярата икән, ул башка халыкларның телләренә дә хөрмәт белән карый. Туган телләрне хөрмәт итә белү – ул безнең барыбызны да «Татарстан» дип аталган бер зур тату гаиләгә берләштерә торган рухи сыйфат», – дип билгеләп үтте ул.

Марат Әхмәтов шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары турында сөйләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Моннан тыш, ул журналистларга авыл җирлегендәге тормышны ешрак яктыртырга кушты. «Авыл тормышы да игътибарга лаек. Кызганыч, авыл тормышының абруе шактый югалды. Авыл – ул үзе бер аерым фәлсәфә, анда безнең тамырларыбыз, традицияләребез, туган телебез яши. Сез авылның җәлеп итүчәнлеген арттыруга өлеш кертә алыр идегез. Бу бик мөһим мәсьәлә», – дип белдерде ул.

Чыгышы азагында Әхмәтов журналистларга башкарган хезмәтләре, хакыйкатьне җиткерергә, кешеләргә ярдәм итәргә омтылулары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.

Илшат Әминов технологияләр иҗатны, кешелек сыйфатларын, талантны кире какмый, дип саный

Фото: gossov.tatarstan.ru

«Безнең һөнәрнең асылы мессианлык принципларына нигезләнгән»

Медиатармак вәкилләрен ТР Матбугат көне белән шулай ук ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов котлады. Ул күптән түгел аның белән коллегасы арасында килеп чыккан бәхәс турында сөйләде.

«Яшь журналистлар белән очрашуда мин журналистиканы изге миссия, гуманизм, кешеләрне ярату, прогресска омтылу дип атадым. Журналистика – ул һәрвакыт яхшылыкка омтылу, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү, дидем. Моңа җавап итеп минем коллегам, бүген бу принциплар актуаль түгел инде, дип белдерде», – диде ул.

Илшат Әминовның «оппоненты» фикеренчә, хәзерге журналистика – ул заманча технологияләр, техник камиллек. «Мин әйтәм: «Ә кайда монда кеше, кайда җан, кайда йөрәк?» – дим. «Заманча технологияләр җанны һәм йөрәкне кире кага» - ди коллегам. Мин аны аңлыйм, яшьләр бөтенләй башка журналистиканы, башка мәгълүмат киңлеген күрә», – дип билгеләп үтте Әминов.

Журналистлар берлеге рәисе технологияләр иҗатны, кешелек сыйфатларын, талантны кире какмый дип саный.

«Кайсыбыз хаклы икәнен тормыш күрсәтер. Безнең һөнәрнең асылы мессианлык принципларына нигезләнгән, чөнки без кешеләрне кулларыннан җитәкләп мәгълүмат дөньясына алып керәбез, анда адашмаска ярдәм итәбез, алар өчен бу тынгысыз дөньяда тотрыклылык, иминлек утраучыклары булдырабыз. Алга таба да бу миссияне лаеклы үтәрбез дип ышанам», – дип йомгаклады ул сүзен.

Чара аеруча зур уңышларга ирешкән журналистларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot