news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов журналистларга: Сез халык өчен киңәшче, сердәшче һәм яклаучы

Сабада «Татмедиа»ның 15 еллыгына багышланган Сабан туе бара.

Марат Әхмәтов журналистларга: Сез халык өчен киңәшче, сердәшче һәм яклаучы
Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларны Сабан туе белән котлады.

«Үземне сезнең белән бергә дип саныйм. Сезгә хезмәттәшләр дип мөрәҗәгать итәсем килә. Үзебезнең комиссия эшчәнлеген, республикада туган телне саклау мәсьәләләре буенча эшчәнлекне сездән башка күз алдына китереп булмый», - дип сөйләде ул Сабан туе ачылышында.

Марат Әхмәтов комиссия эшен яктыртуда һәм алып баруда журналистларның өлеше зур булуын ассызыклады.

«Эшли башлаган беренче көннән халкыбыз күңелендәге рухи бушлыкны тутыру өчен кемнәр белән, нәрсә эшлик дип эзләнә башлагач, сезне таптык. Һәрберегез белән проектлар будырырга тырыштык. Дөрес, нәтиҗәләр турында сөйләшергә әле иртә, чөнки бу мәсьәләдә текә борылыш ясарга кирәк. Без сезнең белән үлчәмгә салынып үлчәнми торган кыйммәтләр белән эшлибез», - ди ул.

Ул район редакцияләрендә эшләүче журналистларның хезмәтен аерып әйтте.

«Сез халык өчен киңәшче, сердәшче һәм яклаучы. Халкыбызның тормышын сездән башка күз алдына китереп булмый. Милләттәшләрне тыңлый, гозерләрен ишетә, аны хакимияткә җиткерә белсәгез. Шул вакытта без бер урында таптанып тормабыз. Республикабызның андый мөмкинлекләре бар», - диде ул.

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100