news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов журналистлар эше турында: Сез ярышка чыккан ат кебек

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов журналистларының эше турында фикерен җиткереп: «Сез ярышка чыккан ат кебек», - диде. Бу хакта ул "Татмедиа" АҖ Сабан туенда массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда әйтте. 

Марат Әхмәтов игътибарына грант акчалары хисабына район редакцияләрендә гамәлгә ашырылган проектлар тәкъдим ителде. «Зур рәхмәт презентацияләргә. Президентның ярдәме бушка гына китмәде, файдалы итәргә тырыштык диюегез булгандыр. Матур юнәлешләр сайлаганнар, тарихка кайту да, матурлыкны эзләү дә дөрес. Азнакай проекты да ошады», - дип бәяләде. 

Кукмарадан Василий исемле блогерны үрнәк итеп китерде. «Салкында, пычракта трактор астына курткасын салган да, нәрсәдер ремонтлый. Шуны төшереп күрсәткән. Авыл тормышын соры, гайрәт чигергеч, кешене биздерә торган язмыш дип карыйлар. Василий аны блогерларча матур итеп тарата белгән. Бөтен кеше сокланып карый. Һөнәри журналист, булдыра икән бу егет дип әйтер идем», - диде Марат Әхмәтов. 

Ул матурлыкны эзләү кирәклегенә басым ясады. «Адәм баласын бертөрле тормыш туйдыра. Тормыш алга барсын өчен ниндидер эзләнү, үзгәреш кирәк. Сезнең эзләнү бу очракта бик мөһим. Журналист һөнәрен мин үзем тынгысыз, даими эзләнүләр булырга тиешле һөнәр дип саныйм. Бер генә сәгатькә дә тормыштан артта калырга ярамый. Юкса, соңга каласың, ул мәгълүматны укучы бүтән җирдән сайлап укыган, тыңлаган була инде, чөнки чыганаклар бихисап», - дип искәртте. 

«Сез ярышка чыккан ат кебек. Туктап калдың - төшеп калдың. Сез һәрчак даими иҗади эзләнүдә булырга тиеш. Сез укучыга нәрсә кирәклеген дә таный, ишетә белергә тиеш. Укучы белән сез бер-берегезгә кирәкле субъектлар. Яздың да, котылдың кебек, ләкин икенче уйлаганда, "укы әле" дип укырга да өйрәтергә туры киләчәк. Ике субъект аерым яшәргә тиеш түгелләр», - дип саный Марат Әхмәтов.

Укучыларыгызны саклау өчен укучыларыгыз белән бергә булырга кирәк, дип киңәш бирде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. «Шул очракта, һичшиксез, яңа проектлар таба алачаксыз. Укучы белән аңа мәгълүмат җиткерүче - сез бергә булсагыз, тормыш алга барачак. "Ничек инде син район тормышы белән халкыңны мөмкин кадәр күбрәк таныштыру юнәлешендә эшләмисең" дип, район башлыкларына да әйтәбез», - диде. 

Марат Әхмәтов фикеренчә, район газеталарының бу мәсьәләдә роле зур.

«Хакимият җитәкчеләре белән тыгызрак элемтәдә торырга тырышыгыз. Абруегыз җитәрлек, сүзегез үтәрлек булсын», - дип киңәш итте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100