news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Урмандагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе игътибар үзәгендә булырга тиеш

Марат Әхмәтов: Урмандагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе игътибар үзәгендә булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Теләче районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы узды. Эшлекле чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, депутатлар һәм җитәкчеләр катнашты.

«Биредәге утырыш, фикер алышулар – июньдә Дәүләт Советы Президиумы утырышында каралган көн тәртибенең дәвамы. Дөрес, урманнардагы янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе – җәйнең нинди килүенә һәм ылыслы агачларыбыз да 10 проценттан артык булмавына карамастан, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бик нык коры яз, җәй айларында ул куркыныч тудыра. Аеруча ылыслы агачлар күбрәк булган районнарыбызда, әйтик Әгерҗе якларында. Бу мәсьәләдә, министрлык та җитди чаралар күрә. Рәисебезнең урман хуҗалыгы тармагына игътибары да зур», – дип белдерде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда.

Марат Әхмәтов, урманнар фондының яңартылуының мөһим булуын әйтте. Аның сүзләренчә, тәҗрибәле урманчылар билгеләвенчә, урманнарның яше 55-60 ел булуы зарур.

«Шуннан соң утырышта күтәрелгән төп темаларның берсе — урманнарның сәламәтлеге. Ел саен урманнар күпмедер күләмдә чистартылып, киселеп барырга тиеш. Киселгәннәр урынына яңалары утыртылып, әлбәттә. Вакытында тазартылмаган урман – авырулар чыганагы булып та тора, бу проблеманың чишелеше турында да фикер алышу булды», — диде ул.

Эшлекле сәфәр барышында «Теләче» сәнәгать паркы, «Богородские розы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте, урындагы питомник һәм ат фермасы эше белән танышу да булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot