news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Тинчурин театры үзенең кыйбласын югалтмыйча яши

Марат Әхмәтов: Тинчурин театры үзенең кыйбласын югалтмыйча яши
Расих Фәсхетдинов

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрының 90 еллык юбилей кичәсе уза. «Тинчурин театры үзенең кыйбласын югалтмыйча яши», - диде тәбрикләү чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Ул театр коллективын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләде.

«Тинчурин театрының тулы гасырга әз генә җитми калган юбилее. Театр - үзе бер дөнья, гомер буе өйрәнә торган сәфәр. Татар теле мәсьәләләре комиссиясендә эшли башлагач, рухи ихтыяҗ бушлыгы урыннарын барлый, нинди нечкә урыннар бар икән дип эзли башлагач, татар театры булмаса, татар теле - туган теле нишләр иде, дип ихтыяри-мәҗбүри рәвештә инанасың», - ди Марат Әхмәтов.

«Безнең телебез бай, матур, зәвыклы тел. Һичшиксез, театр сәнгате телебезнең бөтен камиллеген күрсәтә. Тинчурин театры артистлары да шушы камиллеккә омтылып эшли, халкыбызга, телебезгә хезмәт итәләр», - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Ул артистларның хәтта президентлар ролен дә башкара алуына бер мисал китерде. «Булган хәл дип сөйлиләр. АКШта ил президентын сайлау вакытында, берәү президентлыкка үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Аңа дуслары, хезмәттәшләре «син бит артист, нишлисең, кая барасың» дигәннәр. «Мин үз гомеремдә сәхнәдә бик күп рольләрне башкардым, ил президенты ролен генә, һичшиксез, башкарырмын» дигән. Артист ул шундый кеше», - дип сөйләде.

Марат Әхмәтов Тинчурин театры коллективына нәтиҗәле эше өчен рәхмәтен җиткерде. «Безнең тамашачы үзенчәлекле. Иҗади коллектив тамашачы белән бер язмышта, бер дулкында яши. Үзенең кыйбласын югалтмыйча яши. Татар тамашачысы үз язмышына тиңдәш образ эзләп килә. Атналар буе шушы образ белән сөйләшеп йөрергә мөмкин. Менә нәрсә ул театр!» - дип театрның даһи өлкә булуын ассызыклады.

Марат Әхмәтов Тинчурин театры 90 еллык тарихының 60 елын үзәк бинасы булмыйча, илдән илгә, төбәктән төбәккә авылдан авылга йөреп тамаша кылып йөргәнен һәм бүген нинди дәрәҗәле театр булуын искәртте.

«Республикабыз бу яктан бәхетле. Бик күп дәүләт театрларыбыз бар. Безнең мәктәпләрдә балалар театрлары эшләп килә. Халык театрларыбыз бик күп. Киләчәккә өметебез бар дигән сүз. Киләчәгебезне матур итеп, телебезне, сәнгать, әдәбиятыбызны күрәсебез килә икән, театрыбызны сакларга кирәк. Гасырлык юбилеена тагын да зуррак уңышлар белән килсен. Яшәсен театрыбыз, яшәсен туган телебез. Туган телебез булса, театырыбыз, һичшиксез, яшәр!» - дип тәмамлады Марат Әхмәтов чыгышын.

Бәйрәм кичәсе дәүләт бүләкләре тапшыру, җырлы концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук, театрның тарихы, данлыклы артистлары турында мәгълүмат бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100