news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшыручылар арасында 2нче гимназия укучылары юк

Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшыручылар арасында 2нче гимназия укучылары юк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укучылары булмавын әйтте.

«Казаннан булган укучыларны тыңлый башлагач, кайда соң, мин әйтәм, Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе? Гимназия директоры Рамил Гайнуллинга кайнар шелтәле сәлам җиткерергә кирәк. 2нче гимназиядән татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган бер дистә укучыны күрәсе килгән иде», - диде ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар белән очрашуда.

  • Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган җиде укучыны котлады
  • Очрашудан репортаж соңрак «Интертат.татар» сайтында чыгачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot