news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Социаль челтәрләр кулыңа алып укыган газетаны алыштыра алмый

Марат Әхмәтов: Социаль челтәрләр кулыңа алып укыган газетаны алыштыра алмый
Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Актаныш таңнары» газетасының 90 яшьлек юбилей тантанасында «басма матбугатны башка бернинди матбугат чарасы да алмаштыра алмый», – дип белдерде. 

«Бернинди матбугат чарасы да районда басма матбугат үтәгән вазифаны үти алмый. Безнең буын басма матбугаттан башка бөтенләй яши алмый. Социаль челтәрләр кулыңа алып укыган газетаны алыштыра алмый», – диде ул.

Марат Әхмәтов басма матбугатта эшләүчеләргә ихтыяҗ гел булачагын да әйтте.

«Район газетасы – ул хәбәрләрне яктыртып баручы гына түгел, ул киңәшче дә, юрист та, халыкны туплаучы да. Бу һөнәр ияләре фәлсәфи эзләнүләр белән халыкның күңеленә ни кадәр тирәнрәк үтеп керә ала, шул кадәр газетаның киләчәге дә өметле. Сез гел кирәк булачаксыз», – диде ул журналистларга.

Марат Әхмәтов «Актаныш таңнары» газетасын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Шамил Садыйков: Актаныш - милли стратегик чыганак

«Актаныш-информ» филиалының яңа бинасы ачылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100