news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Актаныш таңнары» газетасын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Марат Әхмәтов «Актаныш таңнары» газетасын 90 яшьлек юбилее белән котлады
Энҗе Габдуллина

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Актаныш таңнары» газетасын 90 яшьлек юбилее белән котлады. 

«Район матбугаты – районның тарихи язмышы. Нишләптер матбугатны үзәк һәм төбәккә бүләләр. Төбәк матбугатка гел игътибар җитми төсле. Актаныш мисалында игътибар бар һәм кирәк икәнен күрдек. Киләчәктә дә район халкын сөенечле хәбәрләр белән куандырып, гадел һәм матур булып яшәгез», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов коллективка 100 мең күләмендә сертификат бүләк итте, Министрлар кабинетының рәхмәт хатын тапшырды.

«Актаныш таңнары» газетасының 90 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм концерты районның мәдәният сараенда узды. Чарада газета ветераннары, төрле район журналистлары, авыл советы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов күп еллар дәвамында газетада фидакарь хезмәт куйган ветераннарга рәхмәт әйтте. «Нинди генә авыр чорларда да газета чыгудан туктамаган», – диде ул.

«Актаныш таңнары» газетасы үз кыйбласын югалтмаган. Хәзерге көндә дә ул күпләр яратып укый торган газета. Сез дәүләтнең халыкка әйтергә теләгән сүзен дөрес итеп җиткерәсез. Бернинди социаль челтәр дә газета кебек аңлатып бирми», – диде Ленар Зарипов.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйрәм тантанасында «Актаныш-информ» коллективына фотоаппарат бүләк итте.

«Җирле журналистика – иң җаваплы журналистика. Чөнки укучыңны күреп торасың, аралашасың. Укучыларыгызны яратыгыз, кайтаваз булып, укучыларыгыз да сезне яратсын», – диде ул.

  • «Актаныш таңнары» газетасы беренче тапкыр 1932 елның 25 августында «Колхоз ударнигы» исеме белән чыга. Газета «Игенче даны» исеме белән дә бастырыла. 1998 елдан хәзерге көнгәчә «Актаныш таңнары» дип атала.

Шамил Садыйков: Актаныш - милли стратегик чыганак

«Актаныш-информ» филиалының яңа бинасы ачылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100