news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: «Разил Вәлиев кебек шәхесләрне югалту аяк астыннан җир киткән кебек»

Марат Әхмәтов: «Разил Вәлиев кебек шәхесләрне югалту аяк астыннан җир киткән кебек»
Видео: Рифат Каюмов

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның үлеме татар халкы өчен бик тә зур югалту булуын әйтте. Бу югалтуны ул аяк астыннан җир китүгә тиңләде һәм «Татар-информ» хәбәрчесенә Разил Вәлиевнең соңгы вакытта авыруын әйтте.

«Разил Вәлиев халык шагыйре дә, һәм бик күп еллар дәвамында Дәүләт Советында комитет җитәкчесе дә иде. Милләткә, туган телебезгә, халкыбызга ул искиткеч игелекле хезмәт иткән шәхесебез. Андый шәхесләребезне югалту бик кызганыч.

Дөрес, соңгы вакытта авырды. Чит илләрдә дә дәваланып карады. Әллә ни файдасы тия алмады. Милләттәшләребез белән бу югалтуга барыбыз бергә кайгырабыз, чөнки андый шәхесләрне югалту аяк астыннан җир киткән кебек.

Урыны җәннәттә булсын. Аны олылап, матур итеп, хөрмәтләп озатырбыз. Һичшиксез, аның халыкка игелекле хезмәтен, истәлеген дә, иҗатын да сакларга кирәк», – дип уртаклашты Марат Әхмәтов Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышыннан соң.

Искәртеп үтик, комиссия утырышы 1 минутлык тынлык белән башланып киткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100