news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Питрау — яз башланган бәйрәмнәрнең матур финалы

Марат Әхмәтов: Питрау — яз башланган бәйрәмнәрнең матур финалы
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Мамадыш районының Җөри авылында 26нчы тапкыр Питрау бәйрәме үтә. Аның ачылышы гаилә кыйммәтләре, керәшен бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгышлар белән башланып китте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Питрауның республикада яз башланган бәйрәмен йомгаклавын әйтте.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сезне кайнар сәламлим һәм эчкерсез, матур теләкләрен җиткерәм. Без сезнең белән масштабы белән дә, эчтәлеге белән дә тиңдәшсез искиткеч бәйрәм шаһитлары. Питрау — яз көне башланган бәйрәмнәрнең матур финалы», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт эшлеклесе шулай ук Татарстанның күпмилләтле халкына соклануын белдерде.

«Нинди гүзәл, дус-тату халкыбыз. Хезмәттә фидакарьлек белән дан казана ул. Республикада 170 артык милләт яши. Татарстан халкы күпмилләтле, дус халык», — диде ул.

Оештыручылар билгеләвенчә, Питрау узган ел 60 мең чамасы халыкны җыйган. Быел да бу сан кабатлана, диләр. Әлеге мизгелләрдә «Керәшен чибәре» бәйгесе бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100