news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Өч ел эчендә файдалануга тапшырылган мәктәпләрдә бер татар классы ачылган

Марат Әхмәтов: Өч ел эчендә файдалануга тапшырылган мәктәпләрдә бер татар классы ачылган
Абдул Фархан

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов төзелеп, файдалануга тапшырылган яңа мәктәпләрдә татар сыйныфларының оешуына игътибарны арттырырга кирәк дип саный.

«Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать әзерләгән вакытта анализ ясаган идек. 2019, 2020, 2021 елларда төзелеп файдалануга тапшырылган Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә бары тик бер татар классы оешкан. Бу мәсьәләгә дә игътибарны көчәйтергә кирәк. Яңа коллективлар формалашканда, яңа сыйныфлар тупланганда әти-әниләр белән эшне көчәйтсеннәр иде. Тел кемгә кирәк ул, дигән сәбәп белән генә бу мәсьәләдән качып йөрергә ярамый», - диде ул Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Аның әйтүенчә, 1990 елларда милли хәрәкәт үсеп алган чорда оешкан, формалашкан мәктәпләр 1970-1980 елларда төзелгән. «Алар 2000 елдан соң төзелгән мәктәп белән берничек тә конкурент була алмый. Бу мәсьәләдә Рөстәм Нургалиевичның тәкъдиме, күрсәтмәсе дә булды. Беренче сыйныфка килүче балалардан дистәләгән параллель класслар оешты. Шуларның ничәсе татар классы булды микән?» – дигән сорау куйды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100