Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Моң — ул Илһам Шакиров, ә Илһамыбыз — җыр сәнгате Тукае

Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының, Каракалпакстанның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, бөек җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган концерт булды. Мәртәбәле кунакларны һәм тамашачыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.
«Һәрбарчагызны республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән кайнар сәламлим һәм барчагызга да олы шәхесебезне хөрмәтләп килгәнегез өчен ихлас рәхмәт! Безнең халкыбызның бернинди үлчәүгә салып бәһасын белеп булмый торган рухи кыйммәте бар. Ул моң! Моң — ул Илһам Шакиров, ә Илһамыбыз — җыр сәнгате Тукае. Без бүген сезнең белән моң дөньясында әсирлектә, кунакта», — диде ул.
Шулай ук Әхмәтов, сәхнә мэтры үзе әйтеп калдырган сүзләрне искә төшерде.
«Илһам ага үзе дә әйтеп калдырган бит «күңелендә моң булса — кеше яши, андый кеше беркайчан да явызлык кылмас» дип. Ул күңел моңын халкыбызның тарихы, кеше язмышы белән бәйләп күз алдына китергән. Илһамнар, Әлфия Авзаловалар һәм Хәйдәр Бигичевлар — безнең моң чишмәләре, халык күңеленең рухи чагылышы булган җырчылары. Әлеге концертта без алар традицияләрен дәвам итүче артистларны күрәбез, хөрмәтлибез. Без бөек, моңлы, җырлы һәм Илһамлы халык булып яшәргә тиеш», — дип билгеләде ул.
Концерт барышында татар җыр сәнгатенең популяр җырчылары чыгыш ясады. Концерт программасы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән башланып киткән иде. Тамаша барышында Илһам Шакировның тормыш юлы бәян ителде, ул башкарган җырлар яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз