news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Чыты авылында XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый стеласына нигез ташы салынды

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповка Мәүлә Колыйны мәңгеләштерү уңаеннан шагыйрь туган Чыты авылын төзекләндерергә кирәк булачагын әйтте

Бүген Татарстанның фәнни һәм дини җәмәгатьчелеге катнашында Питрәч районы Чыты авылында XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый стеласына нигез ташы салу тантанасы узды. Оештыручылар сүзләренчә, авыл башында урын алачак алты метрлы стела җәй айларында әзер булачак.

"Бүген тарихи көн. Күренекле шәхесебез, данлыклы якташыбыз Мәүлә Колыйга багышланган стелага нигез ташы салабыз. Тарихи мәгълүматлар буенча, Мәүлә Колый туган Чыты авылын үзләштерү XVI гасырга туры килә. XV-XVI гасырларда куелган кабер ташлары моның дәлиле булып тора", - диде Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.

Район башлыгы сүзләренчә, татар телендә иҗат иткән суфый шагыйрь Мәүлә Колый -  бай мирас калдырган укымышлы кеше булган.

"Мәүлә Колый дәвамчылары буларак, без аның мирасын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Безнең балалар үз тарихларын онытмаслар, дип өметләнәм. Стела төзү, махсус музей булдыру, Мәүлә Колый исемен мәңгеләштерү - шушы максатларда эшләнә", - диде Илһам Кашапов.

Тантаналы чарада катнашкан Марат Әхмәтов Мәүлә Колыйның исемен мәңгеләштерүгә сөенүен белдерде.

"Илһам Кашапов Мәүлә Колыйның туган җирен барладык, дип хәбәр иткәч, мин бик сөендем. Питрәч Казанга терәлеп тора. Авылның шәһәрләшүе милли мохиткә уңай йогынты ясамый. Районның үзенә күрә бер кыйбла табуы, шуны үстерергә теләве сөендерә", - диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, данлыклы тарихи шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү белән, аның туган авылын да төзекләндерергә туры киләчәген әйтте.

"Шушы уңайдан, бәлки, Чыты урамнарына килеп җитмәгән асфальт юллар да пәйда булыр. Бу авылда шундый шәхес туган дип билгеләп үткәч, комплексын да төзибез дигәч, авылны да төзекләндермичә булмый. Хәйран гына матур эшләр эшлисең була", - диде Марат Әхмәтов Питрәч районы башлыгына.

Марат Әхмәтов Мәүлә Колыйның иҗаты әз өйрәнелгәнлеген белдерде.

"Мәүлә Колый - безнең милләтнең киләчәге, язмышы өчен нык көрәшкән кыю шәхесләрнең берсе. Шагыйрь буларак та, дин галиме буларак та, милләтпәрвәр буларак та, аның эшчәнлеге бик аз өйрәнелгән. Интернетта материаллар эзли башласаң, кыска гына бер-ике җөмлә килеп чыга.

Бүгенге очрашу, фәнни-гамәли конференция киләчәктә юнәлешен алып, Мәүлә Колый язмышына кагылышлы бик күп ачышлар ясарга ярдәм итәр дип уйлыйм", - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100