«Татарстан Язучылар берлеге – республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма. Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Бүгенге очрашуның сәбәбе бар – Россия Язучылар берлеге белән берләшү турында сүз бара. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз.
Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара. Илебезнең язмышы хәл ителә. ...Безгә көчле булырга, бердәм булырга кирәк. Безнең халкыбызга йогынтысы булган, халкыбыз күңеленә үтеп керә торган язучыларыбызның сүзе безгә бик кирәк. Безнең бердәм булуыбыз да кирәк. Мин Россия Язучылар берлегенә Мединскийның килүен өметле киләчәк белән бәйлим. Мин әле Советлар Союзы чорында дәүләт үзенең әдипләре турында ничек кайгырткан – шушы чордагы мөмкинлекләрнең кире кайту өмете белән яшим.
Язучыларга керем булырлык гонорарлар системасы, яше җиткән язучыларга сәламәтлеген ныгыту өчен санаторийлар, торак ихтыяҗларын үтәү мәсьәләләре каралырлык зур финанс ярдәменә өмет белән карыйм. Язучылар кайгыртуга мохтаҗ, иҗат берлекләре җитәкчеләре бу мәсьәләне ил җитәкчелеге алдына куя белергә тиеш.
Татарстан Язучылар берлегенең актив эшчәнлегенә республика җитәкчелеге дә өметләнә, халкыбыз күңеленә ныграк үтеп кереп, илебез язмышы белән ныграк берләштерәсе иде. Сез һәрберегез – үзенчәлекле шәхес. Сез республика җитәкчелегенең алга куйган бурычларын дөрес аңлап, халыкка дөрес итеп җиткерә беләсез. Без киләчәктә дә сезнең белән бергә эшләргә телибез», – ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.