news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле

Марат Әхмәтов: Быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында урнашкан участокта Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

«Билгеле булганча, һәрберебез ил язмышы белән яшибез, чөнки барыбыз да Россиянең дәүләти, аның географик бөтенлеге, табигый байлыклары, халкының киләчәге өчен җан атабыз. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара, үзебезнең бәйсезлек, дәүләтчелегебез өчен көрәшәбез. Шуңа күрә быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле», - диде Марат Әхмәтов сайлау участогында.

Ул Россия халкының дөрес юл сайлаячагына өметләнүен әйтте.

«Әлеге сайлаулар аша без бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә Россия халкының үзенең милли лидеры тирәсенә, үзенең дәүләте өчен ни дәрәҗәдә берләшә һәм туплануын дәлиллибез. Шунлыктан, быелгы сайлауларны аеруча җаваплылык белән бәйлибез. Менә шундый фикер белән килдем. Бу язмышыбызга битараф кешеләр юк диярлек. Киләчәгебезне өметле итеп күрәбез. Безнең өчен ул зур сынау этабы дип кабул итәбез. Халкыбызның да муллыкта, бәхетле язмыш белән яшәргә хакы зур һәм ул, һичшиксез, шулай булачак», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100