news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Җәмгыять бала өчен укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный

Марат Әхмәтов: Җәмгыять бала өчен укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов бала өчен җаваплылыкны укытучы һәм мәктәпкә генә йөкләделәр дип саный.

«Соңгы 10-20 ел эчендә бала тәртибе, белемне үзләштерү мәсьәләсендә җаваплылыкны балалар бакчасы һәм мәктәпкә йөкләделәр. Алар гаепле булып калды. Укытучылар бер сүз әйтә алмый: баланы эшкә җәлеп итәргә, аның тәртибенә канәгатьсезлек белдерергә ярамый. Җәмгыять бала өчен бары тик укытучы һәм мәктәп кенә җаваплы булырга тиеш дип саный», - диде ул «Авыл укытучылары белән данлыклы» I республика форумында.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен һәр кешенең фикерен, мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк булачак, бу – ике яклы процесс. «Укытучы, шәхес буларак, үзен һәрьяклап үрнәк итеп куя белергә тиеш. Җәмгыять аны шундый дәрәҗәдә җаваплы урынга куйган икәнен аңлап эшләргә, шул ук вакытта дәүләт аның хезмәтен бәяли белергә тиеш», - диде ул.

«Ике яклы процесс арасындагы балансны җәмгыятьтә тәэмин итә алсак, дәүләт тарафыннан булган мөнәсәбәт тә үзгәрер. Республикада мәгарифкә мөнәсәбәт өстенлекле. Республика бюджетының чыгымнары өлешендә өчтән берен мәгариф тәшкил итә. Ул – 130 млрд сум күләмендә. Минемчә, республика бүген мөмкин булганны эшли», - дип бәяләде ул.

Марат Әхмәтов авылны үзе бер тулы фәлсәфә дип атады. «Аны аңлау өчен, күз белән күреп, колак белән ишетү генә дә җитми. Анда яшәп карарга кирәк. Авыл - җәмгыятьнең рухи, әхлакый ныклыгын тәэмин итә торган үзәк. Авылда шушы ныклыкны, беренче чиратта, укытучылар булдыра», - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

«Авылыбызда көннең икенче яртысында кибеткә икмәк кайткан вакытта бик күп чират җыела иде. Мине, укытучы малае дип, чиратсыз керттеләр. Ул чорда авыл кешесе алдында укытучы – искиткеч ак, пөхтә шәхес буларак кабул ителде. Мин укытучыга шундый мөнәсәбәт булган чорда үстем», - дип сөйләде ул.

Ул соңрак тормыш кыйммәтләре үзгәрүен, 1980 еллар ахырында башланган үзгәрешләрнең дә йогынты ясаганын әйтте. «Бүгенге көндә соңгы 30 ел эчендәге җәмгыятьтә булган процессларның нәтиҗәсеннән канәгать булмыйча, шуңа җавап эзлибез. Бу бик авыр җавап, аны дәүләт программалары белән дә хәл итеп булмый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100