news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров кооператив оешмалары буенча соңгы урындагы районнарны атады

Министр авылларда автокибетләрнең эшчәнлеге тулы күләмдә бармаган районнарны да билгеләде.

Марат Җәббаров кооператив оешмалары буенча соңгы урындагы районнарны атады
Владимир Васильев

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров берничә районның кооператив оешмаларын тәнкыйтьләде. Министр оешмаларның эшчәнлеге турында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018-2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышында сөйләде.

Марат Җәббаров читтәге район, авылларны беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итү – кулланучылар җәмгыятенең төп бурычларының берсе булуын әйтте. Кулланучылар кооперацияләре эше буенча аутсайдер районнар дип, Биектау һәм Алабуга районнарын атады. 

«Биектау районында кооператив эшчәнлегенең гомуми күләме биш ел дәвамында 56% ка, Алабуга районында 51% ка кимегән. Сез бу юнәлештә җитәрлек эшләмисез дип уйлыйм. Район башлыкларына кулланучылар кооперациясенең үсеш дәрәҗәсен анализлауны һәм бу мәсьәләне аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», – диде ул. 

Җәббаров Әлки һәм Кукмара районнары кооперативларының эшен уңай бәяләде. Министр сүзләренчә, соңгы өч елда Кукмара район кулланучылар кооперативы үз тармакларын үстерүгә 150 млн сумнан артык, ә Әлки районы 148 млн сум керткән.

Марат Җәббаров кооператив җитәкчеләренә халык күп яшәмәүче авылларда автокибетләр системасын җайга салырга кушты. Автокибетләр буенча соңгы урында баручы өч районны атады. Министр әйтүенчә, Мендеелевскта автокибетләрнең айлык товар әйләнеше 70 меңнән, Лениногорскта – 86 меңнән, Аксубайда 112 меңнән дә артмый. 

«Хөрмәтле муниципаль район башлыклары һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның эш графиклары сездән раслана, аларның үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәк. Әгәр дә сез автолавкаларны эффектив куллануны оештыра алмыйсыз икән, димәк, сезгә алар кирәк түгел», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100