news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров «Halal Market» алдыннан Агросәнәгать паркыннан хәрам әйберләр чыгарылуын әйтте

Җәббаров «Halal Market» алдыннан Агросәнәгать паркыннан хәрам әйберләр чыгарылуын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак «Kazan Halal Market» күргәзмәсенә әзерлек эшләре баруын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Форум кысаларында икенче ел «Halal Market» халыкара ярминкәне оештырабыз. Ул Агросәнәгать паркында узачак. Узган елда мәйдан хәләл стандартларына туры китереп әзерләнгән иде, быел да бу эш башкарыла. Хәрам продукцияне мәйданнан тулысынча чыгарабыз. Хәзер сату павильоннары форум стилендә бизәлә. 6 майда клининг узачак. Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитеты күзәтүендә мәйдан чистартылачак», - дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 72 компаниядә торган исемлек бар. 9 чит илдән 15 компания килә. Әфганстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Пакистан, Азәрбайҗан, Малайзия, Индонезия үз продукциясен тәкъдим итәчәк, шулай ук Россия төбәкләреннән 57 компания маркетта катнашачак.

Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанның хәләл продукциясе экспорты 2023 елда 11 миллион долларга җиткән. 2022 елдан экспорт күләмен 2 тапкыр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100