news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Талия Миңнуллина: «KazanForum»ның федераль статусы катнашучылар санында чагыла

Талия Миңнуллина: «KazanForum»ның федераль статусы катнашучылар санында чагыла
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әйтте.

Ул форумның икенче ел федераль статуста узуын искәртте. «Бу, әлбәттә, катнашучылар саны һәм статусында чагыла. 2 майга булган мәгълүматлар буенча, 11 меңгә якын катнашучы теркәлде. Бу әле чик түгел. 6 майга кадәр теркәлергә мөмкин. Гадәттәгечә, соңгы көннәрдә катнашучыларның саны артыр дип көтәбез. 79 ил теркәлде. Федераль статус булмаганда, чарага 6-7 мең катнашучы теркәлә иде», - диде ул.

Җитәкче билгеләп узганча, иң күп санлы делегацияләр Мисыр, Индонезия, Казахстан, Ливия, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Сенегал, Төрекмәнстан, Үзбәкстаннан көтелә. Шулай ук Россиянең 80 субъекты вәкилләре көтелә. Иң зур делегацияләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Дагыстан, Мордовиядән, Чувашия һәм Чечня республикаларыннан көтелә.

Талия Миңнуллина вип-кунаклар булачагын да әйтте. «Вице-премьерлар һәм министрлар дәрәҗәсендәге делегацияләр була», – диде ул.

Ул форум программасының бай булуын да искәртте. «Элек барлык программа ике көнлек иде, аннан өч көнгә күчтек, хәзер инде – бер атна. Бер атна дәвамында төрле чаралар узачак», - диде ул.

  • 14-19 майда Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы узачак. Форум быел 15нче тапкыр үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100